Ул алты көнгә кадәр сузылган.
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан халкын озын эш атнасы көтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте искә төшерә.
"РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне - бәйрәм көне булып тора. РФ Хөкүмәте карары белән шимбәдәге ял көне, 20 февральдән - дүшәмбегә, 22 февральгә күчерелде, - дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Шулай итеп, алдагы эш атнасы алты көнгә кадәр арттырылды, ул 15-20 февральгә кадәр дәвам итәчәк. 20 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскартылды. 21, 22 һәм 23 февральдә ял көннәре булачак.
Фото: http://pixabay.com
Комментарийлар