16+

Татарстанлыларны «Россия көче» кышкы спорт марафонында катнашырга чакыралар

«Россия көче» Бөтенроссия кышкы спорт марафонына теркәлү башланды. Татарстанның барлык районнарында спортның төрле төрләре буенча ярышлар узачак.

«Россия көче» Бөтенроссия кышкы спорт марафонына теркәлү башланды. Татарстанның барлык районнарында спортның төрле төрләре буенча ярышлар узачак.

Мондый беренче турнир 18 февральдә Казанның «Ак Бүре» спорт комплексында башлана. Бу хакта Россиянең атказанган тренеры, Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының региональ советы әгъзасы Ога Павлова хәбәр итте.

Җәй көне узган "Россия көче" марафоны чын халык спорт хәрәкәтенә әверелгән һәм спортның берләштерүче көчен күрсәткән. Аңа сәламәт яшәү рәвеше белән якын булган һәркем кушылган. Чараның визит карточкасы булып кышкы күңел ачулар, чаңгы узышлары, фигуристлар һәм хоккейчылардан мастер-класслар торачак.

Марафон вакытында күп кенә танылган спортчылар мастер-класслар үткәрәчәк. Аерым алганда, алар арасында Данис Зарипов, шулай ук атаклы фигуристлар, чаңгычылар һәм башкалар булачак, аларның исемнәрен Павлова атамады.

– Җәйге марафонда 5 меңнән артык татарстанлы катнашкан иде, – дип өстәде Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев. 17 мартка кадәр "Россия көче" Бөтенроссия спорт марафоны узачак. Бер ай дәвамында катнашучыларны төрле спорт төрләре буенча тематик атналар көтә.

Аның сүзләренчә, бу марафон «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыруда ярдәм итә, аның буенча Татарстанда 2030 елга физкультура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче гражданнарның 75% күрсәткече булырга тиеш.

Бүген үк марафон сайтында Татарстанның ярышлар узачак 20 спорт объекты билгеләнде, дип хәбәр итте республикада проект координаторы Марсель Шәрәпов.

"Мәйданчыклар саны көннән-көн арта гына барачак. Республикабызның барлык муниципаль районнарында бушлай күнекмәләр узачак. Әлеге чараларны мөмкин кадәр массакүләм уздырырга планлаштырабыз», — дип нәтиҗә ясады ул.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading