16+

Татарстаннан бер умартачы хәрбиләребезгә 135 килограмм бал җибәргән

Әлмәт районыннан умартачы Татарстан хәрбиләренә 135 килограмм бал җибәргән

Әлмәт районыннан умартачы Татарстан хәрбиләренә 135 килограмм бал җибәргән

11 октябрьдә Александр Коновалов Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен ачылган «кайнар линия» гә шалтыраткан. Ир үзенең умартачылык белән шөгыльләнүен һәм Татарстан сугышчыларына бераз бал җибәрергә теләве турында әйткән. Әмма умартачылыгының Әлмәт районында булуын, ә йөкне үзе генә алып килә алмавын да сөйләгән.

«Ярдәм фонды» волонтерлары әлеге ярдәмне үзләре килеп алырга булган. Әлмәтнең җиде йорттан торган кечкенә генә Добромыш авылына килгәч, аларны сюрприз көтеп торган. Умартачы безнең хәрбиләр өчен 135 килограмм гәрчич һәм чәчәк балы әзерләп куйган, һәр банкага нинди бал икәнен язып, аларны тартмаларга урнаштырган! Менә шундый эчкерсез кешеләр булганда, дөньябыз да түгәрәк булыр. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading