16+

Татарстаннан дүрт укучы миллион сум откан

Тагын тугыз укучы - 200 мең сумга ия булган.

Тагын тугыз укучы - 200 мең сумга ия булган.

"Артек" халыкара балалар үзәгендә узган "Зур үзгәреш" бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Бөтен Россиядән килгән 300 - 9-10 нчы сыйныф һәм 300 унберенче сыйныф укучылары җиңүче булды. Иң яхшылар исемлегендә Татарстаннан 13 укучы да бар.

Җиңүчеләр арасыннан һәр унберенче сыйныф укучысы 1 млн сум күләмендә призга ия була, аларны уку өчен түләүгә тотып булачак. Шулай ук югары уку йортына керү өчен казанышлар портфолиосына биш баллга кадәр өстәләчәк. 9-10 нчы сыйныф укучылары 200 мең сумлык премия алалар, акчаларны өстәмә белем алуга һәм гаджетлар сатып алуга тотып булачак. Җиңүчеләр 150 мең сумлык махсус приз, шулай ук ноутбук алачак. Барлык финалистлар "Артек"ка юлламалар алачак.
Татарстаннан җиңүчеләр исемлеге:
11 нче сыйныф укучылары:
Аделина Хәбибуллина (Казан)
Георгий Фияло (Казан)
Альбина Әхмәтова (Азнакай шәһәре)
Диләрә Галиева (Түбән Кама шәһәре)

9-10 сыйныф укучылары:

Никита Филиппов (Әгерҗе)
Лиана Мәрданова (Казан)
Влада Сидорова (Казан)
Ева Горшунова (Казан шәһәре)
Кристина Азовцева (Чаллы)
Динара Гафина (Казан)
Даниил Савинов (Казан)
Азалия Ибраһимова (Казан)
Альмира Ахунҗанова (Яр Чаллы шәһәре).

Катнашучыларны сайлауның төп критериесы - өлгереш бәяләмәсе түгел, ә заманча дөньяда укучыларга кирәк булачак күнекмәләр булу, шул исәптән аралаша белү һәм катлаулы ситуацияләрдә стандарт булмаган чишелешләр таба белү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading