16+

Татарстаннан мобилизацияләнгән ир-атка яңа туган баласының биркасын тапшырганнар (ВИДЕО)

Махсус операциядә катнашучы Алмаз яңа туган сабые Раязның «биркасын» алган, бәләкәч бер атна элек дөньяга килгән.

Махсус операциядә катнашучы Алмаз яңа туган сабые Раязның «биркасын» алган, бәләкәч бер атна элек дөньяга килгән.

Өеннән сөенечле хәбәр алган ир-ат күз яшьләрен тыя алмый. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында әлеге дулкынландыргыч мизгелнең видеосын урнаштырган. Моны карагач, күздән яшьләр килә. 

 Мобилизацияләнгән иренә яңа туган улының «бирка»сын талисман сыйфатында тапшыруны хатыны сораган. Район башлыгы шәхсән үзе Алмаз кулына тапшырылачагын вәгъдә иткән. «Миссия үтәлде, вәгъдәне үтәдем. Безнең Алмаз махсус операция зонасында өеннән бүләк алды», – дип язган Ранис Камартдинов телеграм каналында.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading