16+

Татарстаннан Төмән халкына гуманитар ярдәм озатылды

Төмән өлкәсе Вагай районындагы татар авылларында су басудан зыян күргән халыкка дип тупланган гуманитар ярдәм, 20 тонналы ике йөк автомобиленә төялеп, Казаннан Себергә озатылды, дип яза "Татар-информ".

Төмән өлкәсе Вагай районындагы татар авылларында су басудан зыян күргән халыкка дип тупланган гуманитар ярдәм, 20 тонналы ике йөк автомобиленә төялеп, Казаннан Себергә озатылды, дип яза "Татар-информ".

"Ярдәм", "Мәрҗани", "Иман нуры" мәчетләре тарафыннан урын-җир өчен кирәк-ярак, җылы кием, балалар өчен әйберләр, азык-төлек җыелган. Шулай ук акчалата ярдәм күрсәтүчеләр дә булган. Гуманитар ярдәм җыю акциясенә республика предприятиеләре дә кушылган. "Ак барс Холдинг» предприятиесе, 341 кешегә исәпләп, продукция бүлеп биргән. Ярдәм җыюны оештыручыларның берсе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйтүенчә, "Ак барс Холдинг" Себергә киткән йөк машиналарына үзе җитештергән сөт, май, печенье, прәннек, казылык, тавык ите төягән. Минзәлә районының Югары Тәкермән авылындагы фермер-хуҗалык рәисе Нәсим Дәүләтов төмәнлеләргә 20 тонна бәрәңге җибәргән.


Татарстан халкыннан җыелган ярдәмне Себергә илтү чыгымнарын Татарстан Хөкүмәте күтәргән. Хәйрия эшенә татар җырчылары Рәдиф Кашапов, Эльнар Байназаров, Мубай, шулай ук Juna һәм Oscar & C7C5 төркемнәре, продюсер Ильяс Гафаров да кушылды. Алар хәйрия концерты оештырып, билет сатудан кергән акчаны су басудан зыян күргән себер татарларына юлладылар. Казанда эшләп килүче "Сабыйлар" үзәге башкаланың Меңьеллык мәйданында балалар Сабан туен оештырып, анда катнашучылардан акчалата ярдәм җыеп, шулай ук Тугыз һәм Казанлы авылларына юллады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading