16+

Татарстанның 105 баласы Мәскәүдәге Яңа ел тамашасын күрергә китте

25 декабрьдә Мәскәүнең Зур Кремль сараенда Яңа ел чыршысы узачак. Анда Татарстаннан да 105 бала китте.

Татарстанның 105 баласы Мәскәүдәге Яңа ел тамашасын күрергә китте

25 декабрьдә Мәскәүнең Зур Кремль сараенда Яңа ел чыршысы узачак. Анда Татарстаннан да 105 бала китте.

Тантаналы чарага төрле олимпиадаларда җиңүчеләр, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешма вәкилләре булган 8-13 яшьлек балалар чакырылган.

Тугыз яшьлек малайны суда батудан коткарган 13 яшьлек Илфат Әюпов та бәйрәмгә чакырылган.

«Мин күпердә утырып балык тота идем, малай әлеге күпер буйлап велосипедта узганда елгага егылып төште. Мин моны күрдем, күпердән сикердем һәм аны тартып чыгардым. Ул вакытта миңа куркыныч булмады. Аннары әти – әниләр мактады, мәктәптә медаль бирделәр», - дип искә алды Илфат.

Җиде елдан артык вокал белән шөгыльләнүче Елизавета Куркинаны «Йолдызлык»та, төрле бәйгеләрдә катнашкан өчен иң зур чыршы кунагы булачак.
 
Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова: «Ел саен Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан иң яхшы яшьләрне Кремльгә Президент чыршысына җыялар», – диде.

Балалар могҗизалы ике көнлек сәяхәткә кузгалдылар. Яңа ел тамашасыннан тыш аларны экскурсияләр һәм кызыклы очрашулар һәм танышулар көтә.

 

Фото: Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading