16+

Татарстанның 23 районында коронавирус белән авырыйлар (яңа статистика)

Узган тәүлектә республикада Covid-19ның 90 яңа очрагы ачыкланган. Чирләп киткән 18 кеше хастаханәгә озатылган.

Узган тәүлектә республикада Covid-19ның 90 яңа очрагы ачыкланган. Чирләп киткән 18 кеше хастаханәгә озатылган.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19ның 90 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында дүрт кеше читтән кайткан булса,  86 хаста бу чирне элемтә аша йоктырган, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

"Унсигез кеше хастаханәгә озатылган, 72 өйдә дәвалану ала", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Авыручылар арасында иң күбе 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 45. 50 дән 60 яшькә кадәрге авыручылар арасында 20 кеше. Шул ук вакытта йоктыручылар арасында балигъ булмаган һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, биредә 44 кеше әлеге инфекцияне йоктырган. Чаллыда Covid ның җиде очрагы теркәлгән.

Аксубай - 4

Әлмәт - 4

Арча - 1

Балтач - 1

Югары Ослан - 3

Биектау районы - 3

Алабуга - 1

Кайбыч районы - 2

Лаеш - 1

Мамадыш - 1

Менделеевск - 1

Минзәлә - 1

Мөслим - 1

Түбән Кама - 6

Яңа Чишмә районы - 1

Нурлат - 1

Питрәч - 1

Балык Бистәсе - 1

Тәтеш районы - 1

Тукай - 3

Чистай - 1

Татарстанда пандемия башланганнан ковид белән 11 мең 48 кеше авырган. Аларның 9 мең 642есе сәламәтләнгән, шул исәптән 93 кеше- узган тәүлектә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading