16+

Татарстанның бер мәктәбе турындагы "Түшәменнән тараканнар коела" дигән сүзләр хак булып чыккан

“Халык контроле”нә Түбән Каманың 26нчы мәктәбендә тараканнар күп булудан зарланган шикаять килеп төшкәннән соң, Роспотребнадзор бу мәктәптә тикшерү үткәргән.

“Халык контроле”нә Түбән Каманың 26нчы мәктәбендә тараканнар күп булудан зарланган шикаять килеп төшкәннән соң, Роспотребнадзор бу мәктәптә тикшерү үткәргән.

Шикаятьтә дәрес вакытында балалар өстенә тараканнар коелуы, хәтта ашханәдәге ризыклардан да тараканнар чыгуы турында әйтелгән. Бу хакта хәбәр итүче тизрәк чара күрүләрен үтенгән.

Әлеге мөрәҗәгатьтән соң мәктәптә тикшерү үткәрелгән, чынлыкта да чисталык ягыннан анда хәлләр мактанырлык булмаган. Тикшерү барышында да тараканнартабылган. Чиста савыт-сабалар куела торган урында үлгән тараканнарга тап булганнар.

Тиешле таләпләр үтәлмәгән мәктәп җитәкчелегенә штраф сугылган һәм чисталыкны тиешенчә саклау  буенча күрсәтмә бирелгән, дип яза progorodchelny.ru.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading