16+

Татарстанның бер районында бүген төнлә бер йорт янган. Алла сакласын!

Бүген төнлә Мәмсә авылында агач йорт, сарай, мунча янган. Гаражга азрак зыян килгән.

Бүген төнлә Мәмсә авылында агач йорт, сарай, мунча янган. Гаражга азрак зыян килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә инде йорт дөрләп янган булган. Сарайдан электрдан чыккан дигән фараз бар. Сарай йортка бик якын урнашкан. Йортта кеше тормаган. Йорт яраксыз хәлгә килгән. Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Хәниф Әхмәтов: "Күршедәге йортларны саклап калып булды, - дип сөйләде. - Төнлә янгынны соң күреп алганнар. Бөтен кеше йоклаган вакыт бит. Әлеге йорт хуҗасының туганы абзарында сарыклар тоткан булган. Ә йортында кеше тормаган. Электрдан чыккан дигән фараз бар. Әти-әниләр җыелышларында да гел әйтәм, электр чыбыкларын яңартыгыз, аларны гел карап торыгыз, дип. Сак булырга кирәк инде", дип яза «Арча хәбәрләре».

Мәмсә авылында бүген төнлә бер йорт янган

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading