16+

Татарстанның бер районында яшәүче ир хәрбиләр өчен мунча ясый

Конструкция өчен нигез буларак Юрис Шакуров автомобиль прицепларын куллана. Бу хакта "Нократ" район газетасы хәбәр итә.

Конструкция өчен нигез буларак Юрис Шакуров автомобиль прицепларын куллана. Бу хакта "Нократ" район газетасы хәбәр итә.

Мамадышта яшәүче Юрис Шакуров шәһәрдә игелекле эшләре белән билгеле: ир-ат чишмәләрне ремонтлый, балалар өчен бәйрәмнәр оештыра. Хәзерге вакытта ул сугышчыларга ярдәм итүнең яңа юнәлешен үзләштерә. Юрис Шакуров автомобиль прицеплары нигезендә мунчалар ясый. 

— Бөек Ватан сугышы вакытында тылда булган һәркем фронттагы солдатларга ярдәм иткән. Мин сугышчыларыбызга ни белән ярдәм итә алуым турында уйландым. Хәзер җәй, эссе, тузан һәм егетләр тиз пычрана һәм мин солдатлар юына алсын өчен мунчалар ясый башларга булдым, - ди Юрис Шакуров.

Үз идеясе белән янган оста Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов янына кергән. Шул ук көнне хакимияттә башка районнар белән видеоконференция уздырыла, анда башка районнардан килгән осталар мондый мунчалар төзү тәҗрибәсе турында сөйли. Анатолий Иванов Юрис Шакуров инициативасын хуплады һәм кыр шартларында нәкъ менә шундый конструкцияләрнең мобильлеге мөһим булуын ассызыклый. Бердәм Россия депутаты Фәнил Гыйззәтуллин күрше шәһәрдән ике автомобиль прицепы алып кайта, алар булачак мунчалар өчен нигез булып тора.
Юрис Шакуров эшкә тотынгач, аңа фикердәшләре дә кушыла. Ирнең эретеп ябыштыручы булып эшләүче бер танышы каркасны җыярга ярдәм итә, төзелеш базасыннан балалар профнастил алып киләләр. Остага шулай ук өч улы ярдәм итә. Эшнең төп өлешен Юрис Шакуров үзе башкара.
Мунчаның төп өлешләре мич һәм эскәмия, анда бер үк вакытта биш ир-ат сыя ала. Мунча урамнан ягылачак, ә аның эчке ягын Юрис Шакуров агач (вагонка) һәм җылыткыч белән тышлаячак, шулай итеп конструкцияне кышы көне дә куллану мөмкин булачак.

— Кышын бу мунчалар кирәк булмаса ярар иде. Махсус операция мөмкин кадәр тизрәк тәмамланыр дип өметләнәм, - ди оста.
Юрис Шакуров үзе дә хәрби булып хезмәт иткән. Ул 1979-1981 елларда Киевта шофер-элемтәче булган. Украинадагы вазгыять тыныч кына карый алмый. 
— Кирәк булса, шундый мунчаларны әле тагын 18, 20не дә ясыйм, - ди оста. 



Фото: Нократ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading