16+

Татарстанның бер шәһәрендә яңа җитәкче сайланды

Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына ике кандидатура дәгъва итте.

Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына ике кандидатура дәгъва итте.

Татарстанның Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта Түбән Каманың шәһәр сессиясендә дә билгеле булды.

Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына ике кандидатура дәгъва итте. Икенчесе Афанас җирлеге башлыгы Дмитрий Филиппов иде. Депутатлар бертавыштан Рамил Муллин кандидатурасын хуплады.

Муллин җәмәгать транспорты проблемасын һәм электр транспортын үстерүне өстенлекле бурыч дип атады. Башкарма комитет җитәкчесе уңайлы шәһәр мохите булдыруны тагын бер юнәлеш итеп билгеләде. Ул шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсен көчәйтергә, шул исәптән Covid-19 күчерелгән пациентлар өчен тернәкләндерү үзәкләре булдырырга ниятли. Бүгенге көндә Түбән Кама районында табиблар белән тәэмин ителеш 47 процент тәшкил итә. «Бу шәһәрдә тормышның республикада гына түгел, ә илдә дә иң яхшысы булуы мөһим. Барлык мәсьәләләрне дә бергәләп хәл итә алабыз», — диде Рамил Муллин.

Элеккеге мэр Айдар Метшин Россия Дәүләт Думасы депутаты мандатын алу сәбәпле, Муллин Татарстан Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булды.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading