Хәзер ярышларны оештыручылар лотерея үзәгендә җиңүчеләрне көтә.
Татарстанның өч кешесе Яңа ел лотереясе нәтиҗәсендә миллион сум акча откан. Бу хакта “Столото” матбугат хезмәтенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, кичә миллиард сумлык призны Мәскәү кешесе отуы хакында билгеле булган иде. Тулаем алганда 1 гыйнварда миллион сумлык 105 приз уйнатылган. “99 миллионер барлыкка килде. Миллион сумлык алган бүләкләрне берничә кеше бүлеште”, - дип ачыклык кертә лотерея таратучыларның матбугат хезмәтендә.
Отышлы лотерея билетларының бәхетле ияләре саны буенча Татарстан – алтынчы урында. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә – 20, Санкт-Петербургта – 7, Башкортстанда 6 алты кеше миллион сум акча откан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар