16+

Татарстанның өч районында котыру чире аркасында карантин игълан ителде

Татарстанның өч районында котыру чире аркасында карантин игълан ителде.

Татарстанның өч районында котыру чире аркасында карантин игълан ителде.

ТР Президенты указы нигезендә, республиканың Алексеевск районы Яңа Спас, Зәй районы Утяшкино, Яңа Чишмә районы Шахмайкино авылларында карантин кертелде.

Чикләүләр вакытында әлеге авылларда йорт хайваннары белән сату итү, кыргый җәнлекләрне аулау, шикле терлекне ит өчен сую, аларның сөтен куллану тыела. Моннан тыш, сәламәт терлекнең пастеризацияләнмәгән сөтен сату һәм сөтне ризыкта куллану, сәламәт хайваннарның тире һәм йоннарын дезинфекциясез алып чыгу да рөхсәт ителми.

Карантин режимы соңгы авыру терлек ачыкланнан соң ике ай узгач гамәлдән чыгарыла. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading