16+

Татарстанның өч районында сабан бодае һәм арпа чәчү төгәлләнде

Барлык сабан чәчүе мәйданының (1,8 млн. га) 1368,5 мең гектары яисә планнан 77% ы чәчелгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Татарстанның өч районында сабан бодае һәм арпа чәчү төгәлләнде

Барлык сабан чәчүе мәйданының (1,8 млн. га) 1368,5 мең гектары яисә планнан 77% ы чәчелгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар - 915,3 мең га, шул исәптән: сабан бодае - 329,1 мең га, орлык кукурузы - 35,6 мең га, бәрәңге - 0,5 мең га, рапс - 57,1 мең га, шикәр чөгендере - 48 мең га, көнбагыш - 95,2 мең га мәйданда чәчелгән. 

Иң күп чәчелгән мәйдан Зәй районына туры килә, биредә ул – 97%, ә иң азы Әгерҗе районында – 42%. Бодай һәм арпа чәчү Актаныш, Апас һәм Спас районнарында төгәлләнгән. 

Сабан бодае Азнакай, Әлки, Буа һәм Зәй районнарында чәчелеп беткән. Финишка якынлашучылар: Мамадыш, Түбән Кама, Нурлат, Тукай, Ютазы, Алексеевск, Зеленодольск, Чистай, Тәтеш һәм Кайбыч  районнары. 

Арпа культурасы Әлмәт, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Сарман, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнарында чәчелгән. Шулай ук Саба, Арча,  Лениногорск, Яңа Чишмә, Аксубай, Чүпрәле, Мамадыш, Зеленодольск, Зәй, Әлки, Әтнә, Буа, Кайбыч, Мөслим, Тәтеш һәм Биектау районнары да чәчү буенча шактый өлгерлек күрсәтәләр.

Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнарында авыл эшчәннәре шикәр чөгендере чәчәләр.

Фото: https://agro.tatarstan.ru/ 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading