16+

Татарстанның өч шәһәрендә этләр өчен приют ачылачак

Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе һәм Россия фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Әлмәт, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә этләр өчен приютлар төзеләчәген хәбәр итте. 

– “Хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт турында”гы федераль закон үз көченә кергәннән бирле шактый проблема һәм сораулар җыелып килде. Әлеге уңайдан Әлмәт, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә этләр өчен приютлар төзеләчәк. Бүгенге көнгә приют төзү өчен җир кишәрлекләре билгеләнде һәм пкроет-смета документлары эшләнә башлады. Ел ахырында Чаллыда приют төзелә башлануын көтәбез аннары калган ике шәһәрдә, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading