16+

Татарстанның фигуралы шуу остасы Грузия өчен чыгыш ясый башлый

Спортчы фамилиясен дә алыштырган. 

Спортчы фамилиясен дә алыштырган. 

Россия беренчелегендә катнашучы Инга Гургенидзе Грузия өчен чыгыш ясаячак. 
Ул Ригада узачак юниорлар Гран-приеның өченче этабында катнашачак. 
Ингага 13 яшь, ул Казанда Людмила Гафарова кул астында шөгыльләнгән. 
Узган сезонда Россия беренчелегендә 15 нче урын яулаган һәм ул вакытта Никитина фамилиясе белән чыгыш ясаган. Гургенидзе - әтисенең фамилиясе. 
Инга Гургенидзе өчле аксель сикерүче спортчы буларак та билгеле. Ә моны бөтен фигуралы шуу остасы да башкармый. Республика ярышларында Инга барлык яшь категориясендә беренче-икенче номерлы спортчы булып барган. Узган сезонда Казан чемпионатында җиңгән. Хәзер Гургенидзе халыкара дәрәҗәдәге ярышларда катнаша башлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading