16+

Татарстанның иң танылган фотографларының берсе вафат. Урыны җәннәттә булсын!

Татарстанның иң танылган фотографларның берсе Дмитрий Бунтуков вафат булган. Бу хакта үзенең аккаунтында "Шәһри Казан" хәбәрчесе Рәсимә Галиева хәбәр итте.

Татарстанның иң танылган фотографларның берсе Дмитрий Бунтуков вафат булган. Бу хакта үзенең аккаунтында "Шәһри Казан" хәбәрчесе Рәсимә Галиева хәбәр итте.

"Элеккеге хезмәттәшем Гөлгенә Шиһапова авыр хәбәр житкерде. Безнең яраткан фотографыбыз Дмитрий Бунтуков бу дөньядан китеп барган. Эштән дә уйламаганда тиз китте ул. Бик сагындык без аны. Гел күрәсем килде, хәбәргә генә чыкмады. Күпме командировкалар бергә үтелгән, күпме язмалар бергә язылган. Берсендә Кукмарада басу уртасында язгы пычрактан танкта кебек бардык. Сөйләсәң озак, шунда Дима: "Мондый юлларны син генә табасың, Рәсимә", - дигәне һич истән чыкмый. Андый юллар күп булды. Законлы язылышуыбызның бердәнбер шаһите дә иде ул. Бик матур фотолар эшләде. Аны бик күпләр хәтерли, авылларга йөреп бик яхшы фоторәсемнәр белән баеп кайта иде. Районнарда аның килүен бик яраталар иде. Хуш, күңелемдә калган бик якын кешем! Сине онытып булмый!", дип яза ул Инстаграм аккаунтында.

Мәрхүм белән бүген хушлашалар.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading