16+

Татарстанның кайсы районында тәвә кошлары “патшалыгы” барлыкка килгән?

Алексеевск районының Биләр авылы фермерлары Зиннәтуллиннар Изге чишмә янында туристлар өчен экзотик хайваннар белән ферма төзергә кирәк, дигән карарга килгән.

Алексеевск районының Биләр авылы фермерлары Зиннәтуллиннар Изге чишмә янында туристлар өчен экзотик хайваннар белән ферма төзергә кирәк, дигән карарга килгән.

Наталья һәм Айдар Зиннәтуллиннар фермерлык эшен җәй көне бөртекле культуралар үстерүдән һәм кышын гөмбәләр җитештерүдән башлап җибәргәннәр, дип яза Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. 2019 елда алар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» федераль программасы буенча 3 млн сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алганнар. Шул акчаларга алар авыл туризмын башлап җибәрә алган.

“Хуҗалыкта барлык төр тәвә кошлары, шулай ук тавыклар һәм кәҗәләр бар. Башка хайваннар да бик күп. Бездә дә чит илләрдәге кебек шул ук Австралия һәм Африка страуслары”, - дип сөйләгән КФХ башлыгы Айдар Зиннәтуллин.

Бүгенге көндә фермада Кытай тавыклары, өч Африка һәм ике Австралия тәвәсе, фазаннар, декоратив сарыклар һәм башка экзотик хайваннар асрала.

Тәвә кошлары фермасын төзү гаилә хыялы була. Самара өлкәсеннән кыргый кошларны алып кайтканчы, фермерлар кошчылык темасын җентекләп өйрәнәләр, республиканың тәвә кошлары фермаларына барып йөриләр. Хайваннрны карарга балалары булыша. Узган май бәйрәмнәрендә туристлар агымы шактый күп булган.

«Пандемия башланды. Кешеләр чит илләргә азрак йөри башладылар, күбрәк табигатькә ял итәргә чыгалар. Хайваннар кызыклы, алар янына килү аерым ләззәт бирә. Тәвә кошын кулдан ашатырга яки кечкенә кәҗә белән уйнарга. Балаларга бик кызык» - дип, үз кичерешләре белән уртаклаша КФХ башлыгы.

Биләр элеккечә үк туристларны җәлеп итү үзәге булып тора. Шуңа күрә сәяхәтчеләргә шартлар тудыру, аларны экзотик хайваннар белән таныштыру, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итү мөмкинлеге бирү - бик яхшы һәм инде гамәлгә  ашырылган идея.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading