16+

Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин вафат

Музыкантка быел 75 яшь тулган иде.

Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин вафат

Музыкантка быел 75 яшь тулган иде.

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин вафат. Бу хакта социаль челтәрдә Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итә.

«Кайгылы хәбәр. Рамил Курамшин вафат», – дип язган Рифат Фәттахов.

«Рамил абыйның рухы шат булсын. Оста кеше иде. Күңелләребездә моңлы гармун уйнавы һәм түбәнчел шәхсияте белән мәңгегә калачак», – дип кайгы уртаклашкан Финляндиянең имамы Рамил Беляев. «Рамил абыйның урыны оҗмахта булсын», – дигән Татарстанның атказанган артисты Нурзадә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны ожмахта булсын. Язган шигыремне ВК дан карагыз

    Мөһим

    loading