16+

Татарстанның көрәш федерациясе - иң яхшысы!

Бүген Татарстанда спорт бәйрәме узды. Башкалада бу өлкәдәге иң-иңнәрне бүләкләделәр.

Татарстанның көрәш федерациясе - иң яхшысы!

Бүген Татарстанда спорт бәйрәме узды. Башкалада бу өлкәдәге иң-иңнәрне бүләкләделәр.

"Ел спортчысы - 2019" исеме астында узучы тантаналы чарада Татарстанның көрәш федерациясе ел саен җиңүчеләр арасына эләгә. Быел да иң-иңнәр арасында милли көрәшебез вәкилләре җиңеп чыкты. Олимпия уеннары программасына кермәгән спорт төрләре буенча федерацияләр арасында Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе быел да җиңүчеләрнең берсе. Бу номинациядә котлау өчен сүз бирелгән атаклы милләттәшебез Шамил Тарпищев кулыннан җиңүче таныклыгын республиканың көрәш федерациясе президиумы җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтов алды.

Узып баручы елның "Ел спортчысы" исеменә исә Данис Зарипов һәм Милена Быкова ия булдылар. "Ел командасы" - "КАМАЗ-Мастер". Мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында иң яхшылары - грек-рим көрәше вәкиле Исмаил Насрулаев һәм рус шашкасы вәкиле Йолдыз Гатауллина. Иң яхшы тренер - Араик Маргарян һәм Наталья Кулешова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading