Татарстан Республикасы һәм Казанның рестораторлар һәм отельерлар Ассоциациясе Президенты Ренат Зәлетдинов ковид йоктырган булган.
Әлеге мәгълүматны ул җитәкләгән оешмада расладылар, дип яза “Татар-информ” МА.
Ренат әфәнде ковид йоктырган булган һәм башкаланың 7 нче номерлы хастаханәсендә дәваланган.
«Аны короновирус һәлак итте. Кайда җирләячәкләре билгеле түгел», - дигәннәр ассоциациядә.
Ренат Зәлетдинов 1952 елның 6 августында туган. Рестораторлар һәм отельерлар Ассоциациясеннән кала ул тагын аренда һәм милек белән идарә итүче «Брупер-Науруз» компаниясен дә җитәкләгән. Ассоциация җитәкчесе буларак 2004 елда сайланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар