16+

Татарстанның танылган табибы юл һәлакәтендә һәлак булган

Авариядә зыян күрүчеләр ул гына түгел. 

Татарстанның танылган табибы юл һәлакәтендә һәлак булган

Авариядә зыян күрүчеләр ул гына түгел. 

Чаллының танылган балалар табибы, шәхси ашыгыч ярдәм оешмасы баш табибы Николай Зотов юл һәлакәтендә һәлак булган. 

Бәхетсезлек очрагы Воронеж өлкәсендә килеп чыккан. "Газель" йөк машинасы белән җиңел машина шимбә көнне М-4 "Дон" трассасында бәрелешкән. Нәтиҗәдә ике кешенең гомере өзелгән, тагын икесе зыян күргән.  

Һәлак булучыларның берсе - шулай ук Татарстан кешесе - Тукай районындагы  "Татарстан" бистәсе совхозыннан Тимур Дунаев. Фаразлар буенча ул Николай Зотов белән бер машинада булган. Дунаевның баласы ятим калган. 

Зотов махсус хәрби операциягә бәйле мобилизация игълан ителгәннән соң беренчеләрдән булып хәрби өйрәнүләргә җибәрелгән иде. Якташларыбыз бу юлы гуманитар ярдәм алырга бара торган булган. 

Фото: социаль челтәрдән алынды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading