16+

Татарстанның ярты халкына гриппка каршы вакцина ясарга планлаштыралар

Яңа коронавирус таралу куркынычы белән беррәттән, өзлегүләрдән качу өчен башка авыруларның санын да киметергә кирәк.

Татарстанның ярты халкына гриппка каршы вакцина ясарга планлаштыралар

Яңа коронавирус таралу куркынычы белән беррәттән, өзлегүләрдән качу өчен башка авыруларның санын да киметергә кирәк.

Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсендә гриппка каршы вакциналау өчен даруларга заказ бирелде диделәр.

"Бүгенгә без гриппка каршы вакцина ясауны төп бурыч итеп куябыз. Без биргән гаризалар буенча халыкның 50% ка якыны, ә бу ике миллионга якын кешегә вакцина ясарга планлаштырабыз. Һәм без вакцина тулы күләмдә килер дип өметләнәбез ", - дип сөйләде ведомство башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Санитар табиб кисәткәнчә, быел вакцинация сроклары кыска булачак. Ведомство вәкилләре белдергәнчә, алар бу эшне бер айда бетерергә планлаштыралар һәм бу грипп һәм ОРВИ белән авыручылар октябрь аена кадәр өлгерү өчен сентябрь булыр дип өметләнәләр.

Авдонина кисәткәнчә, быел вакцинация сроклары кыска булачак. Ведомствода бу эшне бер айда тәмамларга планлаштыралар. Бу эш сентябрьдә башкарылыр дигән өмет юбар, бу махсус \шләнелә. Чөнки, гадәттә, грипп һәм салкын тиеп авыручылар саны октябрь аенда кискен рәвештә артып китә.

"Без инде Сәламәтлек саклау министрлыгы белән гриппка каршы вакцина ясау компаниясен башлап җибәрдек.  Яңа коронавирус инфекциясе фонында безгә, барыннан да элек, гади инфекцияләрнең санын киметергә кирәк, чөнки алар да гомуми авыруларга күп очракта йогынты ясый. Грипптан җитди өзлегүләр булырга мөмкин, шул исәптән вируслы пневмония дә", - дип билгеләде ул.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading