16+

Татарстанның Яшьләр парламентына ничек сайланырга?

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы яшьләр палатасы инде 15 ел эшли. Җәй башында, яңа состав формалашыр алдыннан, анда катнашучылар исемнәрен алыштыру инициативасы белән чыктылар: алар палатаны Яшьләр парламенты итеп үзгәртергә тәкъдим иттеләр.

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы яшьләр палатасы инде 15 ел эшли. Җәй башында, яңа состав формалашыр алдыннан, анда катнашучылар исемнәрен алыштыру инициативасы белән чыктылар: алар палатаны Яшьләр парламенты итеп үзгәртергә тәкъдим иттеләр.

11 июльдә пленар утырышта ТР Дәүләт Советы депутатлары бу карарны расладылар. Исем белән бергә яшь татарстанлыларны берләштерү ысулы да үзгәрә. Хәзер яшьләр парламенты, асылда, турыдан – туры сайлаулар принцибы буенча, конкурентлы нигездә формалашачак. Кампания бу пәнҗешәмбе, 25 июльдә старт ала.

ТР Дәүләт Советының кече залында ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасының матбугат конференциясе узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, яңа – парламент форматына күчү «элмә такталарын алыштыру» ны гына түгел, ә яңа форматка күчүне дә аңлата:

– Кабул ителгән карарлар өчен җаваплылык арта, шул ук вакытта яшьләр органы хакимиятенең мөмкинлекләре дә арта. «Палата» -  билгесезлек кебек. Ә «Парламент» - закон чыгару процессына йогынты ясый алу мөмкинлеге ул: без яшьләр парламенты әгъзаларының ТР Дәүләт Советы комитеты утырышларында катнашуларын хуплыйбыз, закон инициативаларын эшләгәндә аларның фикерләрен исәпкә алачакбыз. Моннан тыш, яшьләр парламенты закон проектларын үзе эшләп, аларны яшь депутатлар аша кертә ала.

Фәрит Мөхәммәтшин соңгы биш елда яшьләр палатасының үзенә бирелгән мөмкинлекләрдән тиешенчә файдаланмавын тәнкыйтьләде:
– Биш ел эчендә яшь хезмәттәшләрдән республика һәм федераль закон проектларына карата 13 кенә тәкъдим керде. Бу аз. Яшьләр парламенты булдыргач, активлык артыр дип ышанам. Тиешле активлык булганда, без әлеге органга закон чыгару инициативасы хокукы бирә алабыз.

Яшьләр палатасы рәисе Илдар Суфияров хәбәр иткәнчә, Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс 25 июльдә старт ала.
- Дәүләт Советындагы кебек үк, яшьләр парламентында да 100 вәкил эшләячәк. Шуларның 45е район яшьләр палаталарыннан сайланачак. Тагын 35е – яшьләр оешмаларыннан. Калган 20 урынны без үз – үзен күрсәтүчеләр өчен калдырдык, алар факт буенча яшьләр арасында лидерлар булып тора, әмма теге яки бу сәбәпләр аркасында Юстиция министрлыгы теркәгән берләшмәләр составына керми.

Яшьләр парламенты составына керү өчен республиканың 18-30 яшьлек һәр кешесе дәгъва кыла ала:

Конкурсның беренче этабы 25 июльдән 15 августка кадәр узачак: бу вакытта яшьләр парламенты сайтында (mollarlament.tatar) катнашу өчен гариза бирергә мөмкин. Гаризадан тыш, анкета, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык тутырырга, үз программаңны тәкъдим итәргә һәм видео мөрәҗәгать кертергә кирәк.

16-19 августта узачак икенче этапта муниципаль яшьләр палаталары үз утырышларын уздырачак, аларда ике кандидатны сайлап алачаклар: алар конкурста көрәшне дәвам итәчәк.

Ниһаять, 22 августта конкурс старт алачак. Әлеге вакытка Дәүләт хезмәтләре (госуслуги) порталында, шулай ук open.tatarstan.ru/polls/ сайтында кандидатлар өчен тавыш бирү башланачак. Искәртеп узабыз, кандидатларга теркәлгән барлык кулланучылар да үз тавышлары белән ярдәм итә ала: дәүләт һәм республика порталларын яклау системасы тавыш бирүнең тулы чисталыгын тәэмин итәчәк.

Тавыш бирү 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның белән беррәттән дебатлар һәм башка чаралар узачак, аларда барлык катнашучылар да чыгыш ясый алачак.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Римма Ратникова алда торган конкурс Татарстан парламентаризмының киләчәге өчен мөһим дип билгеләп үтте:
– Бүген җәмгыятьнең парламентаризм аша яшьләр сәясәтен үстерүгә, яңартуга, гаделлеккә, дәвамчанлыкка ихтыяҗы бар. Без дә уен уйнап утырмыйбыз бит. Яшьләр парламенты – ул республика өчен җаваплы кадрлар әзерләү дә.
Энҗе Габдуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading