16+

Татарстанның 50 мәктәбендә укучылар бервакытта бию башкарачак

Бүген 29 октябрь көнне Татарстан мәктәпләрендә "Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте" балалар һәм үсмерләр оешмасының барлыкка килү көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу бәйрәмне ел саен уздырырга ниятлиләр.

Бүген 29 октябрь көнне Татарстан мәктәпләрендә "Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте" балалар һәм үсмерләр оешмасының барлыкка килү көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу бәйрәмне ел саен уздырырга ниятлиләр.

"Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте" иҗтимагый -дәүләт оешмасының Россия буйлап 250 төбәк бүлеге санала. Иң күбе - 50 се Татарстанда урнашкан.
Республиканың әлеге проектны үзендә сынарга теләгән 50 пилот мәктәбендә әлеге бүлекләр уңышлы эшләп килә. "Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте" оешмасының Татарстадагы бүлеге җитәкчесе Екатерина Согрина әйтүенчә, алар дүрт юнәлештә эшли. Шәхси үсеш өлкәсендә балалар иҗади мөмкинлекләрен ача, һөнәр сайлауда фикерләрен туплый, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны кайгырта. Гражданлык активлыгы юнәлеше экология, мәдәният, социаль өлкәне үз эченә ала. Мәгълүмати- медиа юнәлешендә яшь журналистларны әзерлиләр, мәктәп оешмаларында шөгыльләнәләр. Хәрби патриотик юнәлеш оешма эшчәнлегендә аерым урын алып тора. Нәкъ менә әлеге юнәлеш буенча, республикада беренче хәрби- патриотик "Юнармия" хәрәкәте барлыкка килгән.

"Юнармия" хәрәкәтенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Александр Бородин әйтүенчә, бу эш укучыларга урамда трай тибеп йөрергә вакыт калдырмый, иҗтимагый, әһәмиятле, файдалы эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.
- Һәр мәктәптә "Юнармия" бүлекләре булдыруны максат итеп куйдык, әлеге рәтләргә кызлар да, егетләр дә теләп килә. Моның өчен бары әти-әни рөхсәте генә кирәк, - ди Александ Бородин.

"Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте" оешмасына керүчеләр үзләренә президент сайлый. Аларның "Шаяннар һәм тапкырлар" клублары да эшләп килә. Татарстан егетләре, кызлары командасы халыкара "Юниор лига" фестивалендә җиңү дә яулаганнар. Актив укучыларның үз радиолары сөйли, үз басмалары чыгып килә.
- Татарстандагы "Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте"н очучы космонавт Сергей Рязанский җитәкли. Казанга ул укытучыларның август конференциясе вакытында килгән иде. Без аны үзебезгә чакырдык. Һәр хәрәкәтнең үрнәк алырлык үз лидеры, кумиры булырга тиеш дип саныйбыз, - ди Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима. Әлеге проект күпмедер дәрәҗәдә комсомол, пионерия хәрәкәтләрен хәтерләтсә дә, бу мәгариф өлкәсендә яңа мәйданчык, үзгә юнәлеш дип саный җитәкчеләр.

Иртәгә исә Татарстанда "Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте" оешуга бер ел тулу уңаеннан, әлеге оешманың бүлекләре эшләгән мәктәпләрдә бәйрәм чаралары белән берәттән флешмоб та узачак. Укучылар композитор Игорь Крутой махсус хәрәкәт өчен дип язган көйгә барысы бервакытта бердәм хәрәкәтләрдән торган бию башкарачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading