16+

Татарстанның бер районында Татфондбанкның өстәмә офисын басканнар

Татарстанның Биектау районында Татфондбанкның Луговая урамындагы өстәмә офисын билгесез кешеләр талаган. Бу хакта «Татар-информ"га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары үткәрелә, зыян суммасы ачыклана.

«Татар-информ»га хокук саклау органнарыннан билгеле булганча, өстәмә офис хезмәткәрләренең гаризаларында 12 декабрьдән 10 мартка кадәр офистан 3,5 миллионнан артык акча - сумнарда һәм 30 меңнән артык евро урланган булуы күрсәтелгән.

Хәзерге вакытта әлеге мәгълүмат тикшерелә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading