16+

Татарстанның быелгы яшелчәләр уңышы икенче уңыш җыю чорына кадәр җитәчәк

«Республика кырларыннан җыеп алынган бәрәңге уңышы көтелгәннән азрак булды, әмма «икенче икмәк» һәм яшелчә киләсе елның көзенә кадәр җитәчәк», - дип белдергән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Республика кырларыннан җыеп алынган бәрәңге уңышы көтелгәннән азрак булды, әмма «икенче икмәк» һәм яшелчә киләсе елның көзенә кадәр җитәчәк», - дип белдергән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Министр хәбәр итүенчә, республикада бәрәңге уңышы бер гектардан 25-30 тонна чыккан. Алдынгылар рәтендә - Арча районы. Биредәге «Сервис Агро» хуҗалыгыннан гына да 25 мең тонна бәрәңге җыеп алынган. Шул ук вакытта, министр әйтүенчә, халыкның бер өлеше үз бакчаларында үстергән яшелчәләрне саклауга куя, ә үзләреннән артканны кулланучылар кооперациясенә тапшыра яки сата.

Быелгы җәй җылы көннәре белән бик сөендермәсә дә, республикада икмәк һәм бөртекле культуралар уңышы начар түгел. 5 миллион тонна урып-җыелган. Әлеге вакытта республика кырларыннан шикәр чөгендере һәм бәрәңге алалар. Ә соң өлгерә торган культура - кукурузны октябрь урталарында җыя башлаячаклар. Ул 80 мең гектарда утыртылган иде.

- Кукуруз ашатмыйча, сыерлардан 6 мең литр сөт савып алып булмый. Ул шулай ук дуңгызчылык белән шөгыльләнүче комплексларга һәм кош фабрикаларына да кирәк, - дигән Марат Әхмәтов.
Шул ук вакытта Татарстанда 500 мең гектар мәйданда уҗым культураларын чәчү төгәлләнгән. Хәзерге көндә туфракны көзге эшкәртү бара. Министрлык 1 миллион 800 мең гектар җирне язгы кыр эшләренә әзерләүләре турында да җиткерде.

Сүз уңаеннан, Татарстанда үстерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләрен ярминкәләрдә сатып алырга мөмкин. Алар 16 сентябрьдән 23 декабрьгә кадәр барачак. Казанда мондый - ун, Чаллыда - өч, Яшел Үзәндә бер мәйданчык эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading