25 мартта бөтен дөньяда ел саен була торган масштаблы "Җир сәгате" экология акциясе уздырылачак. Татарстанның анда ничек катнашуы һәм кайсы дәүләт учреждениеләренең бер сәгатькә утсыз калачагы турында «Татар-информ»га интервьюда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев сөйләде.
Министр сүзләренчә,Татарстан Россия субъектлары арасында системалы һәм программалы нигездә энергоресурсларны саклау мәсьәләсендә...
Скопировать ссылку

"Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан - республиканың барлык җитәкчелеге әлеге акцияне хуплаган аз санлы төбәкләрнең берсе. Тулысынча «Казан Кремле» тыюлыгы архитектура-сәнгать, Татарстан Министрлар Кабинеты, Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм башка министрлыклар, Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залы, IТ-парк һәм күпсанлы башка объект биналарында утлар сүндерелеп торачак. Акциягә һәрвакыт Казан мэриясе, район хакимияләре һәм Казан ратушасы кушыла», - дип сөйләде Татарстан экология министры.
Комментарийлар