7 сентябрьдә "Иреклелек үсеше үзәге" яшьләр иҗтимагый оешмасы иреклеләрнең "Дөньяның бар төсләре" республика проекты кысаларында "Иреклеләр көче белән милләтара килешүне ныгыту" дигән темага регионара конференция уздырды.
Анда бөтен Россия буенча 250 дән артык иреклеләр хәрәкәте вәкилләре катнашты. Милләтара тынычлыкны һәм килешүне саклау һәм ныгыту эше буенча Татарстан инде ничәнче тапкыр тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әйләнде.
Пленар утырышта Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов чыгыш ясады. Ул Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә республикабыздагы программалар турында сөйләде. Депутат күп гасырлар дәвамында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрдә тыныч яшәү буенча Татарстанның үрнәк булуына басым ясады. Һәр халыкның дини һәм милли хисләренә ихтирам, бер-берләренең йола-традицияләренә сак мөнәсәбәт, милләтләрдә үзаңлылыкны үсткерү өчен шартлар тудыру, аларның рухи һәм әхлакый кыйммәтләренә таянып эш итү - республикабыздагы тынычлыкның төп нигезен шулар тәшкил итә.
"Республикабызда дәүләт структуралары һәм иҗтимагый берләшмәләрнең, Дуслык йорты, Татарстан халыклары ассамблеялары хезмәттәшлегенең уңышлы моделе эшләнгән. Дәүләт программасы да үтәлә. Без бергәләп иң зур байлыгыбыз халыклар дуслыгы һәм бердәмлеген ныгытабыз. Яшьләрнең иреклеләр хәрәктендә катнашуы, чын йөрәктән эшләүләре сөендерә. Безнең бурыч - бүген Татарстанның көчен тәшкил иткән милләтара дуслык, үзара аңлашу, башка халыкларның мәдәниятына хөрмәтнең безнең балалар, оныклар өчен дә мөһим кыйммәтләр булып калуы, безнең аларга бу традицияләрне тапшыра алуыбыз. Яшьләрнең иреклелек белән кызыксынуларын хупларга, бу хәрәкәткә ярдәм итәргә кирәк. Киләчәктә бу егет-кызлар дәүләтебезнең ныклы терәге булыр дип ышанам" , - диде Илдар Гыйльметдинов чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар