16+

Татарстанның Милли музее Ватанны саклаучылар көненә ир-егетләргә бүләк әзерли

Татарстанның Милли музее, 23 февраль уңаеннан, "Теләсә кайсы заман сугышчысы" дип исемләнгән акция уздыра. Чара сәгать 14.00 дән 16.00гә кадәр үткәреләчәк, ир-егетләр музейга бушлай керәчәк.

Татарстанның Милли музее, 23 февраль уңаеннан, "Теләсә кайсы заман сугышчысы" дип исемләнгән акция уздыра. Чара сәгать 14.00 дән 16.00гә кадәр үткәреләчәк, ир-егетләр музейга бушлай керәчәк.

"Витязь" хәрби-тарихи клубы уздыра торган программа кысаларында кунаклар төрле чорларда ир-атлар нәрсә белән шөгыльләнүен, шул вакыттагы хәрби предметлар белән таныша алачак. Шулай уктан ату, Бөек Ватан сугышы чорындагы автоматларны сүтеп-җыю һәм башка сынаулар каралган. Аларның барысын да узучылар "Барлык чорларга лаеклы сугышчы" сертификаты белән бүләкләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading