16+

Татарстанның Саба районында юлда транспорт һәлакәтендә 8 кешенең үлү факты буенча җинаять эше кузгатылган

Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматларына караганда, юл һәлакәтендә бер баланың гомере өзелгән.

Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматларына караганда, юл һәлакәтендә бер баланың гомере өзелгән.

Татарстанның Саба районында юл-транспорт һәлакәтендә 8 кешенең үлү факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

ТР буенча ЭЭМның Баш тикшерү идарәсе РФ ҖКның 264 маддәсе 5 бүлеге ("Юлда йөрү һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу") билгеләре буенча җинаять эше ачкан, дип билгеләп үтте ТР буенча ЭЭМ вәкиле. Транспорт һәлакәтендә сигез кеше үлгән, шул исәптән 1 бала (Саба үзәк район хастаханәсендә операция вакытында 2009 елгы малай үлгән). Тагын 4 кеше зыян күргән, алар арасында 14 яшьлек кыз да бар. Хәзер 3 кеше Республика клиник хастаханәсендә, Саба үзәк район хастаханәсендә - 1 кеше.

Һәлак булган кешеләр арасында - «Хундай» җиңел автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук микроавтобус йөртүчесе һәм пассажирлары. Алар барысы да - ТРның Саба районында яшәүчеләр.

Якынча мәгълүматларга караганда, һәлакәт килеп чыгуга җиңел машинаның каршы як полосага чыгуы сәбәп булган.

Чыганак: «Татар-информ» (Эмма Ситдыйкова, Гөлүзә Василова).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading