16+

Татарстанның үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча алдынгы районнары билгеле булды

06 октября 2017, 09:31
1513
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстанның үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча алдынгы районнары билгеле булды

2017 елда үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алдынгы районнар мәгълүм. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте әзерләгән мәгълүматтан билгеле.

Зәй районы - уртача уңыш гектарыннан 49,9 центнер, 190 мең тонна ашлык җыеп алынган; сөт җитештерү күләменең актив үсеше күзәтелә;

Буа районы - бөртеклекләрне иң күп күләмдә суктыручылар - 200 мең тоннадан артык, уртача уңыш гектарыннан 37 центнер;

Сарман районы - 190 мең тоннан икмәк җыеп алынган, гектар уңышы - 44,4 центнер;

Тәтеш районы - 172 мең тонна ашлык җыеп алынган, гектар уңышы - 40,3 центнер;

Актаныш районы - 172 мең тонна икмәк, гектар уңышы - 39,1 центнер;

Нурлат районы - 145 мең тоннан икмәк, гектар уңышы - 46,1 центнер;

Балык Бистәсе районы - яхшы динамика - 156 мең тонна. Бу иң югары күрсәткечле 1997 елдан 11 мең тоннага артык;

Кукмара районы - районнар арасында сөтнең тулай җыемы буенча лидер;

Әтнә районы - савым көтүенең югары нәтиҗәлелеге;

Саба районы - сөт терлекчелеге тармагында югары инновацион активлык;

Балтач районы - нәселле хуҗалыклар саны буенча лидер - 18 берәмлек;

Мамадыш районы - мөгезле эре терлек итен җитештерү күләме арту тизлеге зур булуы белән аерылып тора;

Әлки районы - сөт җитештерү югары тизлек белән арта.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading