16+

Татарстанның товар тамгасы булдырылды

Республиканың «Милли сәүдә маркасы» товар тамгасы сыйфатында дәүләт теркәве алуга иреште.

Республиканың «Милли сәүдә маркасы» товар тамгасы сыйфатында дәүләт теркәве алуга иреште.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында, «Милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесе 2015 елның башында оештырылган иде. Әлеге проектның төп бурычы итеп республикада җитештерелүче сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле азык-төлек продукциясенең бердәм брендын, ягъни исемен булдыру куелды. Абруйлы продукцияне сайлап алу максатында, товар җитештерүче предприятиеләргә, сәүдә челтәренә мониторинг үткәрелде, кулланучылар һәм шушы өлкәне контроль-күзәтчелектә тотучы органнарның, экспертларның фикерләре исәпкә алынды. «Милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесе республикада җитештерелүче сыйфатлы продукцияне сайлап алу белән генә чикләнмичә, аны кулланучылар базарларына чыгаруны да үзенең бурычы итеп саный. Бу төрле юнәлешләрне үстерүдән, кулланучыларның кайсы товарларга өстенлек бирүен күзәтүдән һәм дә товарларның һәммә кешегә мөмкинлекле булуына ирешүдән гыйбарәт. Социаль юнәлешле программаларны да гамәлгә кую ниятләнелә.

Бурычларны гамәлгә ашыру һәм теге яки бу исемдәге продукцияне популярлаштыру максатында, «Национальная торговая марка», «Намус», «Свой продукт», «Юмарт», «Честный продукт», «НТМ» логотиплары әзерләнде. Шушы исемнәрнең барысы да 2015 елның көзендә Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәтенә (РОСПАТЕНТ) теркәлүгә тапшырылган иде. «Милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быелның октябрендә «Национальная торговая марка» тамгасының дәүләт теркәве узганлыгы турында мәгълүм булган. Якын арада тагын биш тамганың хуплануы көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading