16+

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев энесен СВОга озаткан

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев, популяр җырчы социаль челтәрдәге битендә мондый чарада беренче тапкыр катнашканын билгеләп үтте.

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев, популяр җырчы социаль челтәрдәге битендә мондый чарада беренче тапкыр катнашканын билгеләп үтте.

Нургалиев туганнан туган энесенең тормыш иптәшен очратуы һәм аларның никахлашулары өчен сөенүе турында әйткән.
- Минем туганнан туган энем, ниһаять, үзенең бәхетен тапты, без моңа бик шат, - дип язган халык артисты.
Нургалиев сүзләренчә, тантана гадәти булмаган, чөнки бәйрәмнән соң туганы СВО зонасына хезмәт урынына киткән. Тантанага ул хәрби формада килгән.
- Мин андый чараларны күп күрдем, ләкин бу никах үзенчәлекле. Ул ялга кайтты, хәрби формадан, бөтен күкрәге медальләр белән тулган, һәм янәшәсендә чибәр кәләше тора. Монда күз яшьләрсез генә булмый, монда шатлык та, дулкынлану да, төрле уйлар да бар иде. Мин беркайчан да мондый хәл булыр дип уйладым, бу сугыш турындагы фильмнарда гына була дип фикерләдем, ләкин юк, бу безнең заманда да була икән,- диде Нургалиев.



Фото: социаль челтәрләрдән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading