16+

«ТАТАРСТАР» беренче онлайн-шоу һәм башкаручылар конкурсы җиңүчесе билгеләнде

Иң яхшы халык башкаручысы дип Яшел Үзән музыка театры артисты Даниил Фёдоров танылды.

Иң яхшы халык башкаручысы дип Яшел Үзән музыка театры артисты Даниил Фёдоров танылды.

Иң күп балларны аңа жюри әгъзалары бирде. Шулай ук ул ВКонтакте социаль челтәрен кулланучылар арасында тавыш бирү буенча лидерлыкка чыккан.

12 июньдә әлеге җиңүче һәм башка финалистларга онлайн-марафон кысаларында узачак Россия көненә багышланган гала-концертта чыгыш ясарга туры киләчәк. Аларның чыгышын социаль челтәрләрдәге Татарстанның рәсми берләшмәләрендә күрергә мөмкин булачак. Шулай ук Даниил Федоров клип яздыру мөмкинлеге алды, ул аны республиканың төрле социаль челтәрләрендә таратырга планлаштыра. Исегезгә төшерәбез, онлайн-шоу һәм «ТАТАРСТАР» башкаручылары конкурсы ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Шунысы кызык, беренче чыгарылыш Татарстан АССР оештырылганнан соң нәкъ 100 ел узгач, 2020 елның 27 маенда истәлекле көндә булды. Шоуның финал өлешенә чыккан җырчыларны Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева һәм жюриның башка танылган әгъзалары бәяләде.

Беренчел этапларда катнашучыларны ВИА «Волга-Волга» солисты Антон Салакаев, телевидение алып баручысы Зөһрә Уразбахтина, популяр җырчы Лэйна сайлап алды. Конкурска бөтен республикадан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 300дән артык гариза килгән. Шоуның барлык трансляцияләре социаль челтәрләрдә 1 750000 дән артык карау җыйган.

+6

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading