16+

Татарстанда алдагы биш елда төзекләндерелмәгән ишегалды калмаячак

Татарстан Республикасында “Безнең ишегалды” республика проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Хәзергә әлеге программа ярдәмендә 2 меңнән артык ишегалды төзекләндерелгән.

Татарстан Республикасында “Безнең ишегалды” республика проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Хәзергә әлеге программа ярдәмендә 2 меңнән артык ишегалды төзекләндерелгән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан  парламентына еллык Юлламасында хәбәр итте.

“Якындагы биш елда без республиканың күп фатирлы йортларының барлык ишегалларын тәртипкә китерергә тиеш", - дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү программасына аерым игътибар юнәлтте.

"Шәһәр тирәлеген үстерү буенча безнең тәҗрибә тиңдәшсез булып тора. Яңа төзекләндерелгән парклар һәм яр буйлары, скверлар һәм бульварлар төрле яшьтәге кешеләрне үзенә тартып тора”, — дигән фикердә Рөстәм Нургали улы.

“Төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләрне карап тоту, аларда чисталык һәм тәртип саклау — муниципалитетларның турыдан-туры бурычы. Бездә бу өлештә кайбер районнарга карата кисәтүләр булды инде. Бу — Яр Чаллы, Бөгелмә, Лаеш, Кукмара, Менделеевск һәм Балык Бистәсе районнары. Без район җитәкчелегеннән, шулай ук халыктан яңа төзекләндерелгән ял итү урыннарына сак караш көтәбез", - дип белдерде Президент. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading