Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән. "Татар-информ" мәгълумат агентлыгының хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итүенчә, тоткарланучы - Вадим Мерзляков.
Исегезгә төшерәбез, 6 февральдә Баш тикшерү идарәсе хезмәткәрләре зур күләмдә акча урлауда шикләнелүче "ТФБ Финанс" инвестицияләү компаниесе директорын тоткарлаган иделәр. Совет район суды аны 1 ай да 27 көнгә кулга алды.
Комментарийлар