Татфондбанк проблемалары Татарстан эшмәкәрләре кәефенә начар тәэсир иткән. Бу хакта дүшәмбе көнне ТАССка Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җиткергән, дип яза "Татар-информ".
"Банк кертемчеләре булучылар (Татфондбанк - ТАСС иск.) бик әйбәт булмаган хәлгә тарыдылар. Бу республикада аларның һөнәри эшчәнлеге тукталу предметы булып торыр дип уйламыйм. Әмма эшмәкәрләрнең кәефенә тәэсир итүе бәхәссез", - дигән агентлык әңгәмәдәше.
ТАСС хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасы буенча Баш Тикшерү идарәсе гражданнар гаризасы буенча "ИК ТФБ-Финанс" ка карата ( Татфондбанк бүлендеге) РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 4 бүлеге нигезендә (зур күләмдәге мошенниклык) җинаять эше кузгаткан.
Башлангыч исәпләүләр буенча клиентларга китерелгән зыян күләме 90 млн сумны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар