16+

Татфондбанк клиентларына акча бирелә башлый

Банкта 1миллион 400 мең сумга кадәр акчалары булганнарның кертемнәре иминиятләштерелә, һәм алар 26 декабрьдә биш агент-банк аша акчаларын 100 процент күләмдә кире кайтара алачак.

Банкта 1миллион 400 мең сумга кадәр акчалары булганнарның кертемнәре иминиятләштерелә, һәм алар 26 декабрьдә биш агент-банк аша акчаларын 100 процент күләмдә кире кайтара алачак.

Бүген кичкә таба Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы сайтында (www.asv.org.ru) кемгә, кайчан, кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат басылып чыгачак. Өстәмә мәгълүматны берләшмәнең "кайнар элемтә" телефоны - 8-800-200-08-05 номеры аша да белергә була.

26 декабрьдә банк-агентка барып, банк хезмәткәрләре биргән гаризаны тутырып тапшырасы булачак. Үзең белән бары паспортны гына алырга кирәк. Гаризалар мораторий игълан ителгән вакыт эчендә, ягъни өч ай дәвамында гына кабул ителә. Гаризаны тапшырганнан соң, банк агентлар закон нигезендә 3 көн эчендә акчаларны түләячәк. Акчаларны кулга алырга, шулай ук исәп-счетына да күчертергә була.

Искәртеп үтәбез, 26 декабрь көнне Татфондбанк клиентлары иминият кертемнәрен "Сбербанк", "ВТБ-24", "Россельхозбанк", "ФК Открытие" һәм "АК БАРС" Банклары аша ала алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading