16+

Татфондбанк һәм ИнтехБанк кертемчеләренә 114 миллион сум акча түләнгән

Республика ярдәм фонды Татфондбанк һәм ИнтехБанк кертемчеләренә 114 миллион сумнан артык акча түләнгән.

Республика ярдәм фонды Татфондбанк һәм ИнтехБанк кертемчеләренә 114 миллион сумнан артык акча түләнгән.

Хәзерге вакытта 746 оешмага финанс ярдәме күрсәтелгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" фондның матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Республика ярдәм фондына 3,6 меңгә якын гариза килгән: шуның 2,4 меңе – юридик, 1,2 меңе – физик затлардан.

Юридик затлар фондка активрак мөрәҗәгать итә. Бу хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган ярдәм этаплары белән бәйле. Алар өченче чираттагы кредиторлар алдындагы бурычларны түләүгә юнәлдерелгән.

Ярдәмнең беренче этабы (аның кысаларында түләүләргә таләпләре 300 мең сумга кадәр тәшкил иткән юридик затлар өметләнә ала) быелның 30 апрелендә төгәлләнә. Икенче этап исә 2018 елның 1 сентябрендә тәмамланачак. Анысында түләүләргә таләпләре 500 мең сумга кадәр тәшкил иткән юридик затлар һәм гражданнарның төрле ташламалардан файдаланучы категорияләре дәгъва кыла ала.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading