16+

"Татфондбанк"ның 301 кертемчесе прокуратурага мөрәҗәгать иткән

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарына "Татфондбанк"ның 301 зыян күргән кертемчесе мөрәҗәгать итте, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР прокуратурасының матбугат хезмәтеннән. Республиканың шәһәр һәм район прокурорлары, Татфондбанк килешүен гамәлдән чыгарып, "ТФБ Финанс" инвестиция компаниясе белән ышаныч идарә килешүе төзегән кертемчеләрнең хокукларын кайтару буенча эшен дәвам итә. Район һәм...

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарына "Татфондбанк"ның 301 зыян күргән кертемчесе мөрәҗәгать итте, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР прокуратурасының матбугат хезмәтеннән.

Республиканың шәһәр һәм район прокурорлары, Татфондбанк килешүен гамәлдән чыгарып, "ТФБ Финанс" инвестиция компаниясе белән ышаныч идарә килешүе төзегән кертемчеләрнең хокукларын кайтару буенча эшен дәвам итә.

Район һәм шәһәр прокуратурасына процессуаль документлар үрнәге җибәрелгән: гражданның үз хокукларын яклау буенча прокуратурага мөрәҗәгате, дәгъва гаризасы, дәгъваны нигезләү өчен кирәкле документлар исемлеге, барлык гариза бирүчеләргә уртак булган документлар (банк уставы, ышанычлы идарә итү килешүе һ.б.).

Республика прокуратурасы, кертемче-гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Милли Банк бүлеге белән тыгыз элемтәдә тора, мәгълүматны оператив алмашу да тәэмин ителгән. Шулай ук кертемчеләрнең судка мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итүе өчен документлар әзерләүдә ярдәм күрсәтелә.

Прокуратура тикшерүе нигезендә, судларга 73 дәгъва юлланган. Аларның күпчелеге Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәр судларына туры килә, шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе район судлары да бу исемлектә бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading