16+

«Татфондбанк»ның 90 проценттан артык клиенты кертемнәрен кире кайтарган

«Татфондбанк»ның 90 проценттан артык клиенты кертемнәрен кире кайтарган

«Татфондбанк» белән бәйле вакыйгалар уңаеннан, Татарстанның икътисад министры Артем Здунов «Татар информ»да чираттагы матбугат конференциясен уздырды. Гадәттәгечә, министр чараны статистик мәгълүматлар белән таныштырудан башлады. "1 февральгә «Татфондбанк»ның 91,3 процент кертемчесенә 42 миллион сумнан артык, ИнтехБанкның 94,1 процент клиентына 12 миллиард сум иминиятләштерелгән кертемнәре кайтарылган. Күптән түгел, Булгар Банк та үз кертемчеләренә банк -партнерлар аша акчаларын түли башлады. Хәзергә 619 клиент 501 миллион сумлык кертемен кайтара алган", диде Артем Здунов.

Банклардан зыян күргән, кертемнәре иминиятләштерелгән клиентларны борчыган сораулар акрынлап хәл ителә, ә менә исәп счетларына салынган акчалары 1 миллион 400 меңнән артып киткән затларга нишләргә? Бу өлкәдә дә боз кузгалыр кебек. Республиканың Юстиция министры Лариса Глухова әйтүенчә, Министрлар кабинеты карары белән оешкан консультатив төркем бу атнадан нәкъ менә шул категория кешеләр белән эшли башлаячак.

Эшмәкәрләр арасында микрозаймнар бирү программасына ихтыяҗ барлыгы да сизелә. Соңгы мәгълүматлар буенча, 200 миллион сумлык микрозайм тапшырылган. Эшмәкәрләрнең күбесе хәзер әҗәтләрен каплар өчен генә түгел, бизнесларын үстерү, яңа эш башлау өчен дә Татарстанның эшмәкәрләргә ярдәм итү фондына гариза тапшыра. Микрозаймнарны 3 миллион сумга кадәр рәсмиләштерергә мөмкин. Ә менә зуррак суммада акча алырга теләүчеләр банк-партнерларга мөрәҗәгать итә ала. Алар "Татфондбанк", ИнтехБанк клиентларына ташламалы шартларда кредитлар бирергә әзер.

Татарстан буенча 609 мең исәп счеты аша узган барлыгы 2,8 миллион сумлык түләү тиешле инстанциягә барып ирешмәгән. Нәтиҗәдә, коммуналь хезмәтләр өчен узган айның түләүләре дә өстәлеп килгән. Бу мәсьәлә буенча тикшерү эшләре алып барыла. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хезмәтләр министрының беренче урынбасары Алексей Фролов бу "бурычларны" түләргә киңәш итте. "Татфондбанк"ка карата кертелгән мораторий вакыты төгәлләнгәннән соң, банкның киләчәге хәл ителгәч, исәп-хисап ясап, артык түләнгән акчаларны кире кайтарырга тиешләр",- диде ул.

Торак- коммуналь хезмәтләрен "Татфондбанк"та түләгән кешеләр үзләрен борчыган сораулар белән 231-14-10 телефоны аша шалтыратып киңәшләшә ала.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading