16+

"Татфондбанк"ны коткарачаклар

Үзәк Банк "Татфондбанк"ның эшчәнлеген җайлау максатында федераль банклар белән сөйләшүләр алып бара.

Үзәк Банк "Татфондбанк"ның эшчәнлеген җайлау максатында федераль банклар белән сөйләшүләр алып бара.

Нәтиҗәдә, Татарстан банкларына ярдәм йөзеннән 120 миллиард сум акча бүленеп бирелергә мөмкин, дип хәбәр итә "Ведомости» газетасы. Акчалар кайсы банкларга, ничек бүленәчәге ел азагына кадәр билгеле булачак, ди.

Татфондбанкка ярдәм итәргә әзер санатор күптән эзләнә. Кандидатлар арасында Альфа- банк та бар. Узган атнада "Татнефть" «Нижнекамскнефтехим»ның 22 процентын ТАИФ группасына 32 миллиард сумга саткан. Әлеге килешүдә чыгымнарның бер өлешен Альфа-банк күтәргән. Керемнең бер өлеше республика банкларын яхшыртуга тотылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading