16+

«Татлы Рамазан» акциясе: казанлыларга хөрмә өләшәчәкләр

8 июньдә Казанда “Татлы Рамазан” акциясе узачак, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты.

8 июньдә Казанда “Татлы Рамазан” акциясе узачак, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты.

 Нәзарәт әлеге чараны туристларның һәм Казан кунакларының игътибарын изге рамазан аеның фазыйләтләре, традицияләре һәм ислам диненең хакыйкый кыйммәтләренә җәлеп итү, шулай ук мөселман яшьләрендә әхлакый тәрбияне ныгыту максатыннан үткәрә. Акция кысаларында волонтерлар җомга намазыннан соң хөрмә өләшәчәкләр һәм рамазан аеның үзенчәлекләре, ураза тотуның файдасы турында сөйләячәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading