16+

“Татмедиа” агентлыгына яңа җитәкче билгеләнде

Айдар Сәлимгәрәевны коллективка “Татмедиа” филиалларына автомобильләр тапшыру вакытында тәкъдим иттеләр.

Айдар Сәлимгәрәевны коллективка “Татмедиа” филиалларына автомобильләр тапшыру вакытында тәкъдим иттеләр.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасына Айдар Сәлимгәрәев билгеләнде. Моңа кадәр ул Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкләде.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елдан бирле «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасын башкарган Айрат Зарипов Дәүләт Советына депутат булып сайланды – мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкләде.

Бүген Айдар Сәлимгәрәевны коллективка “Татмедиа” филиалларына автомобильләр тапшыру вакытында тәкъдим иттеләр.

Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улы 1971 елның 3 августында Татарстан АССРның Мөслим районы Мөслим авылында туган.

Белеме – югары: 1994 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый (белгечлеге – журналист).
Хезмәт юлын 1988 елда «Мөслимагропромэнерго» да эшче булып башлый.

1994 - 1997 - «Татарстан» республика мәгълүмат баш редакциясендә хәбәрче, бүлек мөхәррире, баш мөхәррир.
1997 - 1998 - «Түбән Кама шәһәре телерадиокомпаниясе» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте өлкән мөхәррире.
1998 - 2000 – Түбән Кама халык депутатларының берләштерелгән советы аппараты белгече.
2000 - 2003 – Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе каршындагы «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» коммуналь учреждениесе директоры.
2003 - 2006 – Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы дәүләт учреждениесе директоры.
2006 - 2008 – Татарстан Республикасы «ТАТМЕДИА» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры урынбасары.
2008 - 2009 - «Татмедиа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары.
2009 - 2012 - «Татмедиа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры.
2012 - 2014 - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы аппараты җитәкчесе.
2014 - 2015 - «ПРОСТО МОЛОКО» идарәче компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры урынбасары.
2015 - 2018 - Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары – Департаментның иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире.

2018 елның февраленнән - Татарстан Республикасы Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы.

Өйләнгән, кызы һәм ике улы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading