16+

“ТАТМЕДИА“ басмаларына язылган абунәчеләребез бүләкләр отты

"Татмедиа" АҖ һәр язылу кампаниясендә үз язылучылары арасында бәйге оештыра һәм призлар бүләк итә.

"Татмедиа" АҖ һәр язылу кампаниясендә үз язылучылары арасында бәйге оештыра һәм призлар бүләк итә.

Агымдагы елның икенче яртыеллыгында да "Татмедиа" үз абунәчеләрен сөендерде. Ә бәйгедә катнашу өчен нибары "ТАТМЕДИА" АҖнең 2дән дә ким булмаган басмасына язылып, язылу квитанцияләре нөсхәләрен юлларга кирәк иде.

19 август көнне «Татмедиа» АҖендә «Скутер, телевизор һәм башка призлар» уйнатылды. Әлеге бәйгедә Татарстаннан, Башкортостаннан һәм Красноярск краеннан 331 кеше көч сынашты.

«Газета-журналларны укыган кешеләрнең саны елдан-ел арта баруына без бик шат. Бу бик яхшы тенденция. Мисал өчен, соңгы ярты елда язылуның үсеше 11% тан артыкка үсте. Бу яхшы күрсәткеч. Аңлашыла ки, безнең язылучылар газета һәм журналларны призлар алу өчен генә язылмыйлар, әмма мондый призлар уйнату безгә аудиториябез белән тагын да тыгызрак элемтәләр төзергә мөмкинлек бирә ", - дип билгеләп үтте "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
«Татмедиа» АҖеннән сигез язылучы үтүк, яшелчә һәм җиләк-җимеш өчен киптерү җайланмаларын, электр чалгыларын, бензопычкы, смартфоннар отты.

Саба муниципаль районыннан язылучы LED-телевизоры иясе булды, ә төп приз - скутерга Актаныш районында яшәүче абунәче Энҗе Салихова лаек булды.

Радик Сабиров фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading