16+

"Татмедиа" турында 13 кызыклы факт!

1 октябрь көнне “Татмедиа” АҖ 13 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан “Татмедиа” медихолдингы турында 13 кызыклы факт тәкъдим итәбез.

"Татмедиа" турында 13 кызыклы факт!

1 октябрь көнне “Татмедиа” АҖ 13 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан “Татмедиа” медихолдингы турында 13 кызыклы факт тәкъдим итәбез.

1 факт

“Татмедиа” составында 70 филиал бар. Бу – республика, шәһәр һәм район басмалары, телерадиокомпания һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы редакцияләре, “Идел-Пресс” нәшрияты. Акционерлык җәмгыятенә 98 район, шәһәр һәм республика газеты, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 интернет-сайт һәм “Татар-информ” агентлыгы керә. Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә чыга.

2 факт

“Татмедиа”ның ММЧ сайтларында көн саен 3 меңнән артык уникаль материал дөнья күрә. Ә социаль челтәргә 3,2-5,5 мең пост урнаштырыла. 2020 елның сентябренә “Татмедиа” сәхифәләренә 2,2 млн. кеше язылган. Бу узган ел белән чагыштырганда, 16,5 процентка күбрәк.

3 факт

“Татмедиа” АҖ бренды белән чыккан газета-журналларны Татарстанның 451 сәүдә ноктасында алырга мөмкин.

4 факт

Быел җәй көне Татпотребсоюз идарәсе белән “Татмедиа” басмаларын Татарстанның авыл кибетләрендә сату турында килешү төзелде. Шулай итеп, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Чүпрәле, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Тукай, Тәтеш районнары газета-журналлар белән тәэмин ителә.

5 факт

“Татмедиа” АҖ газета сату киоскларының хуҗалары белән татар басмаларын витринаның күренеп торган өлешенә урнаштыру турында килеште.

6 факт

Быел Казанда беренче тапкыр милли басмаларны сату автоматлары куелды. Бүгенге көндә алар 11 объектта бар - Тимер юл вокзалы, “Татмедиа”, Республика клиника хастаханәсе, Республика клиника онкология диспансеры, Сугыш ветераннары госпитале, ТР Хөкүмәт йорты, “Тукай мәйданы”, “Имәнлек”, “Кәҗә бистәсе”, “Сукно бистәсе”, “Җиңү проспекты”, “Төньяк вокзалы” метро станцияләре.

7 факт

Пандемия чорында басмаларга язылу тотрыклы булды. 2020 елның икенче яртыеллыгында гомуми тираж күләме – 225,7 мең экземпляр. Бу узган елның 94,2 процентын тәшкил итә. “Шәһри Казан” газетасының тиражы исә, киресенчә, 11 процентка артты.

8 факт

"Татмедиа” филиалларының «ВКонтакте», «Одноклассники», Instagram, Telegram, Facebook, Twitter, TikTok, WhatsApp кебек социаль челтәрдә барлыгы 300 сәхифәсе, мессенджерда - 50, Ютубта 100 каналы бар. Аларга 2 млн. кеше язылган.

9 факт

“Татмедиа”ның Telegram-каналы – холдингның иң зур телеграм-каналы. Ул 2019 елның августында булдырылды. Аңа 9,2 мең кеше язылган. Көн саен биредә 30 мөһим хәбәр чыга.

10 факт

Быел “Татмедиа”да «Ялкын», «Салават Купере» һәм «Сабантуй» журналларының балалар медиалабораториясе ачылды. Биредә балалар катнашында төрле юнәлештәге проектлар тормышка ашырыла.

11 факт

“Татмедиа”да Татарстан буенча иң эре фотобанк тупланган. Биредә республиканың мөһим вакыйгаларыннан фотосурәтләр саклана.

12 факт

Быел хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру максаты белән “Татмедианың Медиамәктәбе” оештырылды. Район белгечләрен укыту буенча барлыгы 5 программа тормышка ашырылды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мәйданында медиаүзәк эшли. Биредә елына төрле темага 500дән артык матбугат конференциясе үткәрелә.

13 факт

LiveInternet мәгълүматлары буенча, Тatmedia.ru – сайты Татарстанның иң күп укыла торган порталы. Бирегә аена 700 мең татарстанлы керә. Моннан тыш, ул илнең иң күп укыла торган 60 сайты арасында исәпләнә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading