16+

«Татмедиа»да бәхетле балачак күргәзмәсе ачылды

Бүген Татмедия бинасында «Детство – крылатые качели...» дигән фотокүргәзмә ачылды.

«Татмедиа»да бәхетле балачак күргәзмәсе ачылды

Бүген Татмедия бинасында «Детство – крылатые качели...» дигән фотокүргәзмә ачылды.

Биредә “Сабантуй”, “Ялкын”, “Салават күпере” балалар журналлары фотографлары — Анна Арахамия, Ильназ Мөхәрләмов, Ринат Нәҗметдинов, Владимир Васильев эшләре тәкъдим ителде. Күргәзмә балаларны яклау көненә багышланган.

– Моңа кадәрге күргәзмәләребез авыр темаларга багышланган иде. Ә хәзер шатлыклы вакыйга – балаларның елмайган фотолары безнең диварларны бизәп торачак. Олылар балалар һәрвакыт шулай шат күңелле булсын өчен бөтен шартларны да тудырырга тиеш, минемчә, - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин.
Күргәзмә 1 июльгә кадәр эшлиячәк.    

Фото: Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading