16+

«Татнефть” - иң яхшы социаль-нәтиҗәле компания

«Татнефть» Россиянең нефть-газ тармагында иң яхшы социаль-нәтиҗәле компания дип табылган. Әлеге тикшеренүләргә “Эксперт-600” рейтингына керүче, шулай ук Мәскәү һәм чит ил биржалары листингындагы компанияләр, Россиянең система булдыру оешмалары, дәүләт корпорацияләре эләгә.

«Татнефть” - иң яхшы социаль-нәтиҗәле компания

«Татнефть» Россиянең нефть-газ тармагында иң яхшы социаль-нәтиҗәле компания дип табылган. Әлеге тикшеренүләргә “Эксперт-600” рейтингына керүче, шулай ук Мәскәү һәм чит ил биржалары листингындагы компанияләр, Россиянең система булдыру оешмалары, дәүләт корпорацияләре эләгә.

2019 елда тикшеренүләр өчен 1200 компания сайлап алынган. Тармак компнаияләре арасында “Лукойл”, “Роснефть” “Транснефть” кебекләре бар. “Татнефть”нең Казандагы департаменты директоры Дамир Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу хакта әле кичә генә мәгълүм булган. Компаниянең 2030 елга хәтле кабул ителгән стратегия кысаларына экология һәм әйлә-тирә мохитне саклау преоктлары кергән. “Татнефть” алдында куелган бөтен бурычлар әйләнә-тирә мохиткә йогынты призмасы аша үткәрелә, ди Дамир Мөхәммәтшин. Экспертлар социаль өлкәне һәм хәйриячелекне финанслау, әйләнә-тирә мохитне саклауга тотылган чыгымнарны бәяләгән.
 
Әлеге тикшеренүләр 2013 елдан башлап үткәрелә һәм ел саен Россиядәге эре компанияләрнең үтә күренмәлелеге торышына күзәтү һәм анализ ясауга юнәлдерелгән. Тикшеренү барышында исәп-хисап механизмы аша иң яхшы корпоратив тәҗрибә ачыклана һәм рейтинг төзелә. Тикшеренүләрнең генераль партнеры - “Да-Страгтегия” корпоратив үсеш агентлыгы. Быел тикшереүләрнең экспертлар советына Россия фәннәр Академиясенең икътисад институты, RAEX рейтинг агентлыгы, профессиональ коопоратив директорларның  Милли ресстры, корпоратив директорлар һәм топ-менеджерлар оешмасы белгечләре кергән.

“Татнефть” компаниясе барлык кызыксынучы яклар алдында булган җаваплылыкны тоеп, үзенең эшчәнлеге турында максималь күләмдә мәгълүмат бирергә тырыша. Шулай ук ул БМО килешүен тормышка ашыру һәм социаль-мөһим мәгълүматны ачу белән дә мәшгуль.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading